World News in Tatar

Чирмешәндә Нефтьчеләр көнен зурлап бәйрәм итәргә җыеналар

24 августта Чирмешәндә берничә бәйрәмне бергә билгеләп үтәргә җыеналар. Бу көнне «Сабантуй» стадионында Нефть һәм газ сәнәгате, Республика һәм Авыл көннәре уңаеннан зур бәйрәм оештырыла. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Район башкарма комитетының мәдәният бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәм кичке сәгать 4тә башлана. Бу вакытта милли ишегаллары һәм кече нефть оешмалары күргәзмәләре, осталар аланы тәкъдим ителә. Аниматорлар катнашында балаларга күңелле уеннар да була. Кече сәхнәдә декоратив гамәли сәнгать буенча остаханәләр эшләячәк, балалар иҗат коллективлары чыгышлары да каралган. Стадионда «Татнефть» фотозонасы эшли һәм премиум класс машиналар күргәзмәсен дә күрергә була.

16.30 сәгатьтә стадионда бәйрәмне ачу тантанасы башлана. Чараны район башлыгы Рамил Әйбәтовның һәм кунакларның котлаулары белән дәвам итәчәкләр. Бүләкләү тантанасы тәмамланганнан соң, мәйданда танылган эстрада артистлары чыгыш ясый. Бәйрәм 23.00 сәгатьтә салют белән тәмамланырга тиеш.

Читайте на 123ru.net