World News in Tatar

Курскига Татарстаннан икенче партия гуманитар ярдәм китерелде

Курск өлкәсенә Татарстаннан икенче партия гуманитар ярдәм китерелде. Хәзер ике фураны бушаталар. Бу хакта Россия Кызыл Хачы үзәк аппаратының гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү департаментында хәбәр иттеләр.

«Курск өлкәсенә зыян күргән халыкка ярдәм итү өчен Татарстан Республикасыннан китерелгән гуманитар ярдәмне бушаталар. Хәзерге вакытта ике фура бушатыла. Анда барлыгы 1500 җыелма төялгән. Зыян күргән халыкка күрсәткән ярдәме өчен Татарстан Республикасына зур рәхмәт», – дип сөйләде баш координатор Таһир Нургалиев.

Билгеләп үтелгәнчә, киләсе гуманитар йөк партиясен киләсе атна башында җыярга планлаштырыла.

Читайте на 123ru.net