World News in Tatar

Саратов мөселманнары махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җыеп илткәннәр

Саратов мөселманнары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җыйган гуманитар ярдәм йөкне узган атнада хәрби хәрәкәтләр зонасына илтеп бирделәр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

15-19 август көннәрендә гуманитар йөкне Саратов Җәмигъ мәчете имамы, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе урынбасары Рөстәм хәзрәт Мөхитов озата барды.

Мондый миссия Саратов ислам динен тотучылар белән махсус операция зонасына ай саен җибәрелә. Бу юлы хәрбиләр дини әдәбият һәм төзелеш материаллары алды.

Шулай ук гуманитар ярдәмнең бер өлешен хәйрия акциясе барышында «Родник» хатын-кызлар оешмасы активистлары җыйды. Хәрбиләргә гигиена чаралары (теш пастасы, щетка, сабын, шампунь һ.б.), 300 пар оекбаш, майка, эчке кием һәм азык-төлек тапшырылган.

Ярдәм җыюда Балашов районы имам-мөхтәсибе, Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары Ильяс хәзрәт Юнкин һәм җәмгыять катнашты.

Рөстәм хәзрәт Мөхитов махсус хәрби операция зонасына сәфәре кысаларында махсус операциядә катнашучылар белән очрашулар үткәрде, алар арасында Саратов мөселманнары да бар. Имам билгеләп үткәнчә, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте часть командованиесе белән хезмәттәшлек итүен дәвам итә һәм киләчәктә дә хәрбиләргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә ниятләвен белдерде.

Читайте на 123ru.net