World News in Tatar

Җәлилнең кызы әтисе һәйкәле янында: 11 батырның каберләре юк, әмма Казан, бу мәйдан бар

Казанда 1нче Май мәйданында каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар.

«Озак еллар дәвамында бу көнне Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз. Нәкъ шушы минутларда 80 ел элек аларның башлары киселә. Муса Җәлилнең җырлары күз алдына килә. Аның җырларында көч тә, ялкын да, киләчәккә өмет тө, җиңүгә ышаныч та бар, шуңа алар бүгенге көнгә кадәр безнең йөрәктә», – диде Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенең хәтерен мәңгеләштерү өчен башкарылган эшләрне искә алды.

«Ел саен без бу мәйданга җыелабыз. Бу шәһәрне әтием яраткан. Без аларның батырлыгын искә алабыз. 11 батыр җәзага тартылган Плетцензее төрмәсендә мин өч тапкыр булдым. Беренче тапкыр әни белән бардым, мин анда кичергән хисләрне сүз белән әйтеп бирә алмыйм. Барып искә алу өчен, аларның каберләре юк, әмма Казан, бу мәйдан бар. Киләчәктә дә хәтер саклансын иде», – диде ул.

Татарстан республикасы премьер-яминистры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, бүгенге көндә бу батырлыкның мәһимлеге тагын да көчлерәк аңлашыла.

«25нче август Татарстан, дөнья тарихы өчен үзенчәлекле көн. Ул бер үк вакытта фаҗигале һәм якты. Якты, чөнки бу – хәтер. Милләт үз тарихының һәр битен истә тотарга тиеш. Бүгенге көндә без бу батырлыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын да ныграк аңлыйбыз. Бүген бергә булырга, Муса Җәлил өндәгәнчә, мәхәббәттә, бердәмлектә булырга кирәклеген аңлыйбыз. Аның һәр әсәре тәрбияли», – дип сөйләде ул.

«Бу батырлык мәңгелек, үлемсез. Без аларны хәтерләгәндә, бу батырлык яшәячәк. 80 ел элек бу көндә җәзага тартылганнарның сайлау мөмкинлеге булган. Алар кала, бронь ала алганнар, тик алар туган илне саклау юлын сайлаган. Бүген килгән, хәтерне саклаучы һәр кешегә рәхмәт», – диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүген җәлилчеләрне искә алу чаралары башка төбәкләрдә дә узуын ассызыклады.

«Аларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча эш даими рәвештә алып барыла. Без Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы белән бергәлектә «11 батыр» проектын башлап җибәрдек. Проект кормашчы-җәлилчеләрнең туган җирләренә барып, исемнәрен яңадан калкытып чыгару, күләгәдә калган фактларны яшь буынга җиткерү максатыннан эшләнелә. Алар безнең өчен мәңгелек», – диде ул.

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әлеге проект турында сөйләде. Әхмәт Симаев һәм Фоат Булатовка, Абдулла Батталга туган якларында бюст булуы теләвен әйтте.

«Җәлилебез онытылмый, һәйкәлләр куелып тора, бу бик күркәм. Без аның көрәштәшләре исемнәре дә мәңгеләштерелсен өчен эшләр башкарылуын телибез. Безнең максат – бу мәйдан тулып торсын иде. Киләсе елда бу мәйданда телекүпер аша каһарманнар туган төбәкләр дә безнең белән булсын иде», – диде ул.

Татарстанның халык шагыре Рәдиф Гаташ быел Гаилә елы булуын искәртте. «Һәр гаиләдә Муса Җәлил, җәлилчеләрнең китаплары булырга тиеш», – диде ул.

Чараны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Соңыннан татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә һәм аның көрәштәшләре барельефлары янына чәчәкләр салды.

Читайте на 123ru.net