World News in Tatar

Актаныштан махсус хәрби операциягә ундүртенче гуманитар ярдәмне озаттылар

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район волонтерлары белән махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм озатуда катнашты, ерак сәфәргә чыгучы батыр егетләргә хәерле юллар теләде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш районы халкы беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядәгеләргә, мобилизацияләнеп алгы сызыкта дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итә.

Бу юлы да битараф булмаган район кешеләре муниципалитет, оешма- предприятие, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, хуҗалыклар сугышчыларга кирәкле әйберләрне һәм кирәк-яракларны җыярга һәм тупларга булышты. Ундүртенче гуманитар ярдәмгә хәрбиләр соравы буенча генератор, төрле инструмент, махсус чаралар, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе, авыл хуҗалыгы продукциясе җыелды.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» – бу сүзләр генә түгел, бу - безнең гражданлык позициясе. Мондый вакытта без бергә булырга тиеш!» - диде район башлыгы Ленар Зарипов.

Читайте на 123ru.net