World News in Tatar

Аксубай игенчеләре бүләкләнде

Аксубайда комбайнчыларны суктыру нәтиҗәләре буенча район җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Район кырларында бөртекле культураларны җыю кызу темп белән бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 24 августка бөртекле культуралар өчен бүлеп бирелгән 28927 гектар мәйданның 16157 гектары суктырылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комбайнчылар арасында бөртеклеләрне суктыру буенча чираттагы нәтиҗәләрне ясады.

Иң югары күрсәткечләргә «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ» комбайнчылары Шәүкәт Гафиятуллин, Илдар Хафизов, Айрат Закиров һәм Шәүкәт Сәгъдиев ирештеләр. Бу көннәрдә алар Кәкре Күл авылы янында икмәк җыюда эшли.

Район җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов игенчеләрне хезмәт җиңүе белән котлады, район башлыгының Мактау грамоталары һәм лаеклы премияләр тапшырылды.

Читайте на 123ru.net