World News in Tatar

Кайбыч районы башлыгы догалар укучы 10 яшьлек малайга кәрәзле телефон бүләк итте

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсак авылында яшәүче Марат Сираевның күптәнге хыялын тормышка ашырды. Ул аңа кәрәзле телефон бүләк итте. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Марат туган авылындагы мәчеткә йөри, дин сабакларын тырышып өйрәнә һәм Олы Урсактагы мәчет имам-хатыйбы Илфар Сафиуллин аның тырышлыгын күреп, Балтач районындагы Бөрбаш авылында урнашкан «Ярдәм» мөселман пансионатына укырга керергә тәкъдим итә.

Бу пансионатта аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә яшәүчеләрне генә кабул итәләр.

Марат, авылда корбан ашы үткәргәндә, бик матур итеп догалар укыган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аның укуын бик охшата һәм, гаилә хәлен белеп, телефон бүләк итәргә вәгъдә бирә. Имам-хатыйб Илфар Сафиуллин аңа бу малайның бик өметле, туган телебезне һәм динебезне яратуы турында сөйли.

Әти-әнисе Эльвира белән Фәрит бөтенләй диярлек ишетми, икесе дә инвалид. Апасы Әминә быел тугызынчы классны тәмамалаган, һөнәрен медицина белән бәйләргә җыена. Марат, әләбәттә, бүләккә бик шат. Ул алга таба пансионатта тырышып укырга, тәртипле булырга сүз бирде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсак мәчетенә район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин белән барды һәм җомга намазында катнашты. Яшь дусты Маратка бүләген дә мәчеттә тапшырды. Мәчеткә йөрүче Фәнис Сибгатуллин моңлы итеп азан әйткәннән соң, авыл имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин гыйлем алу турында вәгазь сөйләде.

Дамир хәзрәт Гыйниятуллин күптән түгел авылга имам итеп билгеләнгән Илфар Сафиуллинга авылда динне үстерүе, җәйге чорда балалар өчен дин сабаклары укытуны оештыруы өчен мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатын һәм яңа гына дөнья күргән «Пәйгамбәрләр солтаны» исемле дини китап бүләк итте.

Читайте на 123ru.net