World News in Tatar

Татарстаннан портлар аша ашлык экспорты быел якынча өч тапкыр арткан

Агымдагы елның 7 аенда Татарстаннан чит илгә су транспорты белән 230 мең тонна бөртекле продукция озатылган. Бу 2023 елның шул күрсәткеченнән якынча өч тапкыр күбрәк булган. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Ашлык сыйфатын бәяләү үзәгенең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева сөйләде.

«Узган ел елга транспорты белән 80 мең тоннага якын бөртекле продукция озатылган», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Белгеч сүзләренчә, быел ашлык Кавказ һәм Әстерхан портларына кадәр китерелгән, соңыннан Согуд Гарәбстанына һәм Африканың төрле илләренә озатылган.

Моннан тыш, ел башыннан Татарстаннан турыдан-туры экспортка якынча 60 мең тонна бөртекле продукция җибәрелгән, дип өстәде Менликиева.

«Үзәк белгечләре Азәрбайҗан һәм Беларуська юнәлтелә торган көнбагыш шротын тикшерде. Бу күләм 90 мең тонна тәшкил итте», - дип төгәлләштерде ул.

Читайте на 123ru.net