World News in Tatar

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яңа Башкарма комитет бинасы һәм «Ялкын» паркы ачылды

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авыл җирлеге халкы өчен күптән көтелгән әлеге вакыйга олы бер бәйрәмгә әверелде. Биредә яңа Башкарма комитет бинасы һәм «Ялкын» паркы ачылды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова хәбәр итә.

Чарага хөрмәтле кунаклар: шушы авылда туып-үскән «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Марат Гафаров, Ульяновск шәһәреннән, шулай ук, биредә туып-үскән шагыйрь Шәфикь Иматдинов һәм башкалар кайткан иде. Шулай ук, бердәм булып, авыл халкы җыелды, райондашлар җыелды.

Бинаның символик ачкычын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллинга төзелеш эшләрен алып барган ПМК-5 җәмгыяте директоры Фәрит Салихов тапшырды.

Район башлыгы Марат Гафаров подрядчы оешманың башкарган эшләрен югары бәяләп, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллинга уңышлар теләде, яңа бинаның һәм паркның авыл халкына озак еллар хезмәт итүен теләде.

Сафка баскан яңа бина барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Якты, иркен кабинетларда кирәкле җиһазлар урнаштырылган, барлык кирәкле коммуникацияләр тоташтырылган. Бинаның урыны да бик уңышлы итеп сайланган: ул авыл үзәгендә урын алган, яңа ачылган «Ялкын» паркы да шунда янәшәдә генә.

«Мондый биналарны төзү республика программалары нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм һәрьяклы теләктәшлеге белән республикада халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән 40тан артык максатчан программа эшли. Әлеге биналарны төзү—шуларның берсе», — дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин һәм авыл халкына булдырылган уңайлыкларның рәхәтен күреп яшәүләр насыйп булсын диде.

Читайте на 123ru.net