Гаяз Исхакый музее мөдире Рәсимә Ибраһимова: Музейга килүчеләр сирәгәйде
Гаяз Исхакый тарихи-этнографик музей-комплексы мөдире Рәсимә Ибраһимова музейның бүгенге эшчәнлеге, торышы турында сөйләде. Бу хакта ул Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан бер төркем язучылар әдипнең туган ягы – Чистай районы Яуширмә авылына сәфәрендә әйтте.
«Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте әйдәүчесе, драматург, язучы, публицист, авылдашыбыз Гаяз Исхакый музеена мөхтәрәм кешеләр бик сирәк килә. 1999 елда ачылган музейда бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп киләбез. Музей ачылып, беренче елларда төркем-төркем кешеләр күп килгән булса, бүгенге көндә кунакларның килүе сирәгәйде. Ләкин мәктәп укучылары, балалар бакчалары, студентлар белән без күмәкләшеп эшлибез», – диде ул.
Ул күрсәткечләр турында да әйтеп үтте. «2014 елда бер елга 1700 кеше килгән. Ә 2024 елда, әле ярты ел гына үтте, 948 кеше килгән. Шәһәр музейлары белән чагыштырганда бу – зур сан түгел. Исхакыйны өйрәнергә, аның иҗатын, тормыш юлын өйрәнеп, мәгълүматлар алып китәр өчен килгән кешеләргә без бик шатбыз», – диде музей мөдире.
«Милләт атасы булган авылдашыбыз Гаяз абый белән горурланып яшибез. Әле тулысынча өйрәнеп бетмәгән шәхеснең тормышы һәм иҗат эше, бер караганда кызыклы, икенче караганда, кызганыч. Аның тормыш юлын әле дә өйрәнәләр, безгә җиткерәләр, ә без балаларга җиткерергә тырышабыз. Төрле илләрдә йөреп, үз милләте белән горурланып, янып яшәгән авылдашыбыз – йөзек кашы. Һәр милләтнең үз даһие була. Ә без иң беренче горурлыгыбыз дип, Гаяз Исхакыйны атар идек», – диде Рәсимә Ибраһимова.
Музейда алты зал эшли. «Заллардагы һәр экспонат галимә Лена Гайнанованың кул җылысын тоя. Экскурсияне башлаганда һәрчак аның исемен телгә алабыз. Лена апа белән һәрдаим сөйләшәбез, ул безгә киңәшләрен биреп тора. Ул иң беренчеләрдән булып Гаяз Исхакыйның туганнан туган сеңлесе Сөембикә апа Шәрипова белән хат алышып, аралашып, безгә мәгълүмат җиткерүче булды», – диде ул.