World News in Tatar

«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивалендә Зуля Камалова иҗатына трибьют була

30 август Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Ул шәһәрчеләр яратып өлгергән TatCultFest традицияләрен дәвам итә, дип хәбәр итә оештыручылар. Республика көнендә фестиваль кунакларын ике сәхнәдә җанлы татар музыкасы, мода күрсәтү, балалар һәм гаилә мәйданчыклары, Татарстан брендлары дизайн-маркеты, шулай ук, «Акыл фабрикасы» лекторие көтә.

«Фестиваль кунаклар өчен 12.00 сәгатьтә дизайн-маркет белән башланып китәчәк, анда Татарстан дизайнерлары һәм һәм һөнәрчеләре продукциясе сатылачак. Шулай ук, көндез гаиләләр һәм нәни кунаклар өчен интерактив балалар зонасы һәм гаилә мәйданчыгы эшләячәк.

Гавәми урыннар ишегалдында Зур сәхнә урнашачак. Биредә Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band һәм солистлар Азат Баязитов, Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова, Juna инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin чыгыш ясаячак.

Зур сәхнә программасында — локаль инди-музыкантлар башкаруындагы Зуля Камалова иҗатына трибьют.

Туп сарае ишегалдында урнашачак Кече сәхнәдә яшь татар артистлары чыгышы көтелә: Алма, lunami, Garipov, Al Su, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Elina, qaynar. Сәхнә хедлайнеры — TATARKA. Популяр җырчыны Казан белән күптән иҗади хезмәттәшлек бәйли.

Узган ел традицияләрен дәвам итеп, шулай ук Туп сарае ишегалдында милли компонент белән эшләүче Татарстан дизайнерлары катнашындагы Мода күрсәтү узачак.

Мода күрсәтүнең махсус музыкаль кунаклары — битмейкер Malsi Music, Эльвира Мифтахова, Илгиз Шәйхразиев һәм K-Ru.

Быел фестиваль программасы киңәя һәм беренче тапкыр үз эченә «Акыл фабрикасы» лекцияләр сериясен ала. Лекторий Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы белән берлектә эшләнәчәк.

Программа:

  • 12.00 – 21.00 дизайн-маркет
  • 12.00 – 18.00 балалар мәйданчыгы
  • 12.00 – 20.00 гаилә мәйданчыгы
  • 15.00 – 17.00 мода күрсәтү
  • 12.00 – 18.00 «Акыл фабрикасы» лекторие
  • 17.30 – 22.00 Зур һәм Кече сәхнәләрдә концерт программасы

Фестивальнең тулы программасы һәм картасы белән «ДәртФест 2024». социаль челтәрләрендә танышып булачак.

Читайте на 123ru.net