World News in Tatar

Татарстан Лисичанск водоканалына яңа экскаватор тапшырды

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Лисичанскига чираттагы коммуналь техниканы тапшырды. Бу юлы биредәге водоканал яңа экскаватор алды.

Биредәге коммуналь хезмәтләр эшчеләре һәм Татарстанның авария бригадалары шәһәрне су белән тәэмин итүне һәм җылытуны торгызу эшләрен башкара. Лисичанск водоканалы директоры Олег Чернопятко сүзләренчә, яңа техника ремонт-торгызу эшләрен ике тапкыр тизрәк башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: © «Татар-информ»

Моннан тыш, Татарстан ярдәме белән шефлыкка алынган шәһәргә 1000 мотосәгаткә исәпләнгән запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары китерделәр.

«Экскаватордан тыш, безгә запас частьләр, инструментлар җыелмасы һәм чыгым материаллары тапшырулары өчен Татарстан Республикасына аерым рәхмәт белдерәсем килә, бу яңа техниканың хезмәт итү вакытын озайтырга мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде Олег Чернопятко.

Искәртик, элегрәк Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә вакуум ассенизаторы китергән иде.

Читайте на 123ru.net