World News in Tatar

Татарстан аграрийлары 2 миллион тонна ашлык җыеп алган

Татарстан игенчеләре 2 млн тонна ашлык җыеп алган. Аның уртача уңышы гектардан 30 центнер тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«43 районда бөртекле культураларны җыялар. Узган ике көндә бөтен республика буенча 162 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырылды», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында бөртеклеләрнең уңышы гектардан 42,5 центнердан арткан. Минзәлә, Аксубай һәм Тукай районнарында 1 гектардан 36,7 центнер уңыш алынган.

Читайте на 123ru.net