World News in Tatar

Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр районнарга җибәрелде

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен әзерләнгән бюллетеньнәрнең махсус тиражы бүген илтеп җиткерүгә тапшырылды. Аны сак астында Казанның «Идел-Пресс» нәшриятыннан республика районнарына җибәргәннәр.

«Бүген мөһим һәм җаваплы көн – без бюллетеньнәрне территориаль сайлау комиссияләренә җибәрәбез. Бюллетеньнәрне кабул итү буенча Үзәк сайлау комиссиясенең тулы составы диярлек бар», – дип хәбәр итте журналистларга «Идел-Пресс» нәшриятында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Спикер мәгълүматлары буенча, тулаем Россия буенча алдагы сайлауда 57,5 млн кеше тавыш бирәчәк, ә бу илдәге барлык сайлаучыларның яртысыннан артыгы була. Татарстанда 3 миллионга якын сайлаучы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирә.

«Нәкъ менә алар өчен полиграфия комбинатында икешәр бюллетень - бер мандатлы сайлау округы һәм бердәм округ буенча әзерләнгән, барлыгы 6 млн бюллетень», – дип төгәлләштерде Кондратьев.

Бюллетеньнәр хәрби сак белән муниципаль районнарга китерелә. Анда алар шулай ук сак астында һәм видеокүзәтү астында булачак. Тавыш бирүгә бер көн кала алар хәрби сак белән участок сайлау комиссияләренә китерелә, анда полиция һәм Росгвардия сагына алына.

«Барлык бюллетеньнәр вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылган. Без 9 көн тәүлек буе эшләдек. Алар барысы да сортларга аеру, төрү һәм кисү буенча сынау узган. Шуннан соң бюллетеньнәр төрелгән килеш махсус автомобильгә төялә һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча 65 территориаль сайлау комиссиясенә җибәрелә», - дип хәбәр итте «Идел-Пресс» генераль директоры Әнәс Әскәров.

Сүзен йомгаклап, Андрей Кондратьев Бердәм тавыш бирү көненә ике атнадан да азрак вакыт калганын искә төшерде. Тулаем Россия Федерациясе буенча төрле дәрәҗәдәге 4 меңнән артык сайлау кампаниясе уза. Шул исәптән ил субъектлары башлыкларын, Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячаклар.

8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау була. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатурасын күрсәтте: 179 — бердәм республика округы буенча, 248 — бер мандатлы округларда.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе». 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на 123ru.net