World News in Tatar

Миңнеханов: Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше бер елда 27 процентка артты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо»да Үзбәкстан энергетика министры Журабәк Мирзамәхмудов белән очрашты. Ул кунакка чарада катнашуы һәм республика белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Миңнеханов үзара сәүдә күләмнәре арта баруын билгеләп үтте. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 370 миллион доллар булган, үсеш 27 процентны тәшкил иткән.

«Үзара товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттырырга кирәк. Моның өчен бездә бар кирәкле нәрсә дә бар», — дип ассызыклады ТР Рәисе.

Татарстанның әйдәп баручы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла. Мисал өчен, Үзбәкстан җитәкчелеге ярдәмендә «Чирчик» һәм «Джизак» химик-индустриаль технопарклары эшли. Яңа проектлар арасында — «Нәвои» махсус икътисади зонасы территориясендә һәм Бохара өлкәсендә индустриаль парклар булдыру.

«Бу безнең илләр арасында партнерлыкны ныгытуга яхшы өлеш кертү», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыруга бәйле эш мәсьәләләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Читайте на 123ru.net