World News in Tatar

Бәһрәйн нефть министры Миңнеханов белән очрашуда Татарстанны тугандаш төбәк дип атады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо»да Бәһрәйн Корольлегенең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры Мөхәммәд бән Мөбәрәк бән Даина белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез өченче ел рәттән безнең нефть-газ химиясе форумында катнашасыз. Без сезнең игътибарыгызны һәм республика белән элемтәләрне җайга салуга ярдәм итүегезне югары бәялибез», - дип кунакка форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия өчен Бәһрәйн белән үзара хезмәттәшлек зур әһәмияткә ия һәм ул корольлекне Якын көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисади һәм инвестицион партнер итеп күрә.

«Минем өчен Бәһрәйн Короле белән быел май аенда аның Мәскәүгә сәфәре кысаларында күрешү зур мәртәбә булды, — дип дәвам итте Миңнеханов. — Галиҗәнап Корольне Татарстанда көтәбез».

Татарстан Республикасы Рәисе республика белән Бәһрәйн арасында товар әйләнешен киңәйтүнең мөһимлеге турында сөйләде. Перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре арасында – нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, хәләл индустрия, ислам финанслары һәм башкалар.

Читайте на 123ru.net