World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов: Без төзелеш тармагында яңа продуктларны алга этәрергә тиеш

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык системаларын модернизацияләү программасы планлаштырылган. Бу эш кысаларында Татарстанда җитештерелгән яңа нефть химиясе продуктлары кирәк. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагында республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү буенча түгәрәк өстәлдә белдерде. Чара «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумында узды.

«Без яңа продуктларны алга этәрергә тиеш. Әмма әлегә активлык түбән – бер ел эчендә берничә генә продукт. Бездә торак-коммуналь хуҗалык буенча масштаблы программа эшләячәк, шуңа күрә нәтиҗәле материаллар, аларны сыйфатлы итеп әзерләү кирәк. Безгә нинди проектларыбыз булачагын аңлау мөһим. Безнең эш күбесенчә шуңа бәйле булачак», - диде республика җитәкчесе.

«РОКВУЛ» компаниясе түгәрәк өстәлдә түбә ябу өчен инновацион материаллар, шулай ук биналарда акустик уңайлык тудыру өчен тавыш изоляциясе ысул-кораллары тәкъдим итте.

«Яңа инновацион продукт – яссы түбәләр өчен җылылык изоляциясе. Инновацион плитәнең үзенчәлеге шунда ки, ул үзендә үтә каты катлам белән төп җылылык изоляциясе катламын берләштерә. Югары йөкләнешкә чыдый», - дип хәбәр итте үсеш буенча менеджер Роман Бочков.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әлеге материалның Аксубайдагы футбол манежы төзелешендә кулланылуын өстәде. «Коллегалар безне материал белән тәэмин итте. Бу беренче объект. Хәзер сыныйбыз», - дип уртаклашты ул.

Компаниянең икенче продукты – тавыштан саклану өчен тавыш изоляциясен тәэмин итүче үтә нечкә бит. «Моңарчы базарда мондый бернәрсә дә тәкъдим ителми иде. Универсаль эшләнмә. Акустик таләпләр булган биналарда кулланылырга мөмкин. Казан мәктәбе музыка классында аның белән түшәм һәм диварны яптылар», - дип билгеләде Бочков.

Миңнеханов фикеренчә, әлеге материалларның үрнәкләрен «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясендә күрсәтергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, түбә белән проблемалар аны сыйфатсыз япкан яки аңа зыян тигән очракта барлыкка килә. «Әйдәгез, киләсе елдан 100 процент шушы материалны кулланыйк. Һәм ел саен тикшерү үткәрик. Түбәләрне шушы система ярдәмендә яба һәм кабул итә башларга була», – диде ул.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук челтәрләрне траншеясыз торгызу ысулы проектын тәкъдим иттеләр. Татарстан Рәисе Казанда әлеге ысулны сынап карау өчен участок сайларга кушты.

Читайте на 123ru.net