World News in Tatar

Дзержинск шәһәре Җәмигъ мәчетендә барлык теләүчеләр өчен экскурсия узды

23 августта Дзержинск шәһәре Җәмигъ мәчетендә барлык теләүчеләр өчен экскурсия узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Экскурсияне Түбән Новгород өлкәсе Диния назарәте эшләре идарәсе, Дзержинск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Единство и сплочение» фонды рәисе Рамил хәзрәт Дадюков һәм Дзержинск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Зөһрә Абдулина үткәргән.

Экскурсиядә Мәскәү ислам институтының Теология факультеты деканы Руслан хәзрәт Баишев, Дзержинск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе активистлары һәм шәһәр халкы катнашкан.

Мәчет турында сөйләгәннән соң, күмәк намаз укылды. Ә аннары исә административ бинаның аш бүлмәсендә чәй эчү оештырылды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net