World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Гамалея үзәге җитәкчесе белән яңа вакциналар ясау турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Александр Гинцбург белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләрен, шул исәптән яңа вакциналар булдыру буенча Татарстан югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре белән багланышларны карады.

Гамалея исемендәге үзәк белгечләре эпидемиология, йогышлы иммунология, микробиология һәм башка өлкәләрдә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр, шулай ук дәвалау һәм профилактик препаратлар эшләү белән шөгыльләнә.

Читайте на 123ru.net