World News in Tatar

Казан консерваториясе профессоры, скрипкачы Марат Әхмәтов вафат булган

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, скрипкачы Марат Әхмәтов вафат булган. Бу хәбәрне КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова раслады.

«Марат абый Әхмәтов бакыйлыкка күчкән. Урыны оҗмахта булсын! Консерватория хәбәр иткәнчә, хушлашу иртәгә, 28 августта, Казан дәүләт консерваториясендә 12.00 сәгатьтә була», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Марат Әхмәтов (уң якта) скрипкачы-педагог Ирина Щелкова белән 2019 елда

Фото: © «Татар-информ», Александр Эшкинин

Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага 2021 елдагы әңгәмәсендә Рөстәм Яхин, Айрат Арсланов, Илһам Шакиров, Венера Шәрипова белән 1968 елда Финляндиягә барып, андагы җирле татарларга концерт куйганнары турында сөйләгән иде.

Фото: © Окан Дахерның шәхси архивы

«Юлга чыгарга, җыенырга танылган татар фольклорчысы Илбарис Надиров ярдәм итте. Финляндиягә поезд белән бардык. Концертлар матур, уңышлы узды. Иң элек татар җәмгыятенең йортында концерт куйдык, халык белән очраштык. Бер атна тирәсе тордык. Финляндия татарларының чит илдә үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуларына шаккаттык, гаҗәпләндек. Тәм-томнар белән сыйладылар. Туганлашып беткән идек», – дигән иде ул.

Марат Әхмәтов композитор Рөстәм Яхин белән күп еллар эшләвен әйткән иде.

«Ул зыялы, мәдәниятле, белемле кеше иде. Үзенең катнашуы белән концертыбызга ямь өстәде. Ул вакытта татарча аңламаган сүзләрне миннән сораштыргалый иде, чөнки Финляндия татарлары русча аңламый. Ул музыкант-пианист буларак барды, фортепианода үзе уйнады. Аның әсәрләре белән генә чикләнмәдек, халык җырларын да башкардык. Финляндия татарлары үзләренең җырларын безгә җырлап күрсәтте. Шулчак алар «Илкәем» дигән җырны көйләде. Аны ишетүгә күңелебез тулды. Шуннан соң «Илкәем» дигән җырны Татарстанга алып кайттык. Аны Илһам Шакиров җырлады», — дип сөйләгән иде Марат Әхмәтов.

  • Рөстәм Яхин турында: «Йомшак күңелле, тыйнак табигатьле һәм зыялы иде»
  • Әхмәтов Марат Гакыйф улы – скрипкачы, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976). 1937 елның 1 июлендә Казан шәһәрендә туган.
  • Казан консерваториясен (Брауде классы, 1961), Мәскәү консерваториясе каршындагы аспиратураның башкаручылар бүлеген (солист-башкаручы белгечлеге буенча Д.Цыганов классын) тәмамлый (1964). 1964 елдан Казан консерваториясендә укыта, кыллы уен кораллары кафедрасы профессор (1993).
  • Ансамблист һәм солист-скрипкачы буларак, концерт эшчәнлеге алып бара. Репертуарында тематик концерт программалары, шул исәптән И.Бах, Л.Бетховен, И.Брамсның скрипкада ялгыз башкару өчен, скрипка һәм фортепиано өчен тулы цикллы сонаталары, П.Чайковский, Б.Барток, Р.Билаловның скрипка һәм оркестр өчен концертлары бар.
  • М.Мозаффаров, Р.Яхин, З.Хәбибуллинның скрипка өчен язылган әсәрләрен беренче башкарып, республикада һәм аннан читтә зур уңыш казана. 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә, Зур симфоник оркестрга кушылып, А.Леманның скрипка өчен концертын башкара. Финляндия, Германиядә гастрольләрдә була.

Читайте на 123ru.net