World News in Tatar

«Казан» батальоны хәрбиләре активистларга медикаментлар өчен рәхмәт белдерде

291 нче полкның «Казан» танк батальоны сугышчылары һәм Җәмилә хәрби кушаматлы медицина пункты начальнигы Казан активистларына беренче ашыгыч ярдәм өчен медикаментлар һәм күчмә мич китерүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген бездә бик яхшы яңалыклар – безнең медицина бүлеге Татарстаннан яңа медикаментлар белән тулыланды. Аларны битараф булмаган кешеләр һәм безнең илнең патриотлары китерде. Беренче ашыгыч ярдәм һәм сугышчыларны эвакуацияләү өчен кирәк-яраклар, коптерлар тапшырдылар», – диелә МХО зонасыннан видеохәбәрдә.

Хәрбиләр әлеге акцияне башлап җибәрүчеләргә рәхмәт белдерде: «ТР Динамо» ОГО ФСО рәисе киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павловага, «Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе» берлеге рәисе Елена Кузьмичевага, Евгения Коцарь һәм «Za Победу! Казан» хәйрия оешмасына.

«Сезнең ярдәмегез алыштыргысыз. Хәзер болар барысы да алгы сызыкта, хәрби хәрәкәтләр зонасында кулланылачак. «Казан» батальоны сугышчылары өчен тәм-томнар, күчмә мич тапшырган Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләргә шулай ук зур рәхмәт», - дип уртаклаштылар хәрби хезмәткәрләр.

Читайте на 123ru.net