World News in Tatar

Татар яшьләре форумы Казанга керү юлында стелага башкала атамасын татарча да язуны сорый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казанга керү юлында стелага татарча да язуны сорап, Казан мэрына ачык хат язды.

«Хөрмәтле Илсур Рәис улы! Узган атнада Казанга керү юлларының берсендә, Ырынбур трактында, яңа «Казань» стеласы куелды. Ул рус телендә генә эшләнгән. Канун ягыннан стела географик атама яисә юл билгесе булмаса да, аны, һичшиксез, дәүләт татар телендә дә башкару кирәк. Казанда якынча 1,3 млн. кеше яши, милләтләр арасында иң күбе – татарлар», – диелгән хатта.

Бөтендөнья татар форумы бу стеланың рус телле генә булуы татар телен хөрмәт итмәү, кунакларга башкаланың яртысын тәшкил иткән халыкны күрсәтмәү дигән фикердә.

Форум моның тәнкыйть кенә түгеллеген, ярдәм итәргә дә әзер булуын язган. Бу стелаларны әзерләү өчен «фикри яктан ярдәм итә алачакларын» белдергәннәр.

«Шәһәргә керү юлларының барлыгы диярлек XIV-XV гасырларда формалашкан, аларның бай тарихлы борынгы атамалары бар. Ырынбур тракты очрагында ул «Нугай юлы». Моны кулланып гади генә шрифтта «Казань» язуы урынына чын мәгънәдә сәнгать объектын, хәтта берничәне дә ясарга була (Мамадыш, Себер трактлары һ.б. өчен)... Без моның өчен яшь мигъмарларны җәлеп итеп тәҗрибәханәләр, бәйгеләр оештырырга әзер», – диелгән хатта.

Читайте на 123ru.net