World News in Tatar

Екатеринбургта Татарстан көнен бәйрәм итү кысаларында Татар мәдәнияте көне узды

24 августта Екатеринбургта, Югары Исет буасы яр буенда урнашкан «АТМОФЕСТ» VI Евразия ландшафт сәнгате мәйданчыгында Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Татар мәдәнияте көне узды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны «Свердловск өлкәсе татар конгрессы (Урал татарлары)» Төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә оештырды.

Тантаналы өлештә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Свердловск өлкәсенең Эчке сәясәт департаменты директоры урынбасары Иван Падерин, Департамент директоры урынбасары – Екатеринбург шәһәренең иҗтимагый һәм тышкы элемтәләр бүлеге башлыгы Екатерина Форукшина катнашты. Шулай ук Свердловск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Хәбибуллин, «Свердловск өлкәсе татар конгрессы (Урал татарлары)» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәвия Сафиуллина котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Берёзовский шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе баш китапханәчесе Гөлсия Гарипова татар әдәбияты күргәзмәсен әзерләгән иде. Теләгән һәркем, татар телендә шигырьләр укып, бүләк алды.

Читайте на 123ru.net