World News in Tatar

Россиялеләрнең бер өлеше өчен бала пособиеләре алуны гадиләштерергә ниятлиләр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы кайбер гаиләләр өчен бала пособиеләре алуны гадиләштерергә ниятли. Хөкүмәтнең шул хактагы карар проекты әзерләнгән, дип хәбәр ителә министрлык телеграм-каналында.

Әйтик, 2025 елның 1 гыйнварыннан яңа туган сабыйларга бердәм пособиене мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүдән тыш билгеләргә тәкъдим итәләр. Әлеге инициатива башка балаларына инде шундый ярдәмне алучы гаиләләргә кагылачак.

Шул ук вакытта, гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша биреп булачак. Бу очракта балага бердәм пособие аны гаиләдәге олырак балаларга бирү срогы тәмамланганчыга кадәр шул ук күләмдә түләнә.

«Әйтик, сез 2024 елның августыннан 2025 елның июленә кадәр ике балага бердәм пособие рәсмиләштердегез ди, - дигән мисал китерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. – 2025 елның гыйнварында өченче балагыз дөньяга килде – яңа туган сабыйга бердәм пособие 2025 елның июленә кадәр билгеләнәчәк».

Әлеге срок тәмамланганнан соң ата-аналар барлык балаларга да киләсе елга бердәм гариза тапшыра ала.

Моннан тыш, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе ел башыннан бердәм пособиене гаиләдәге барлык балаларга да билгеләү чорларын синхронлаштырырга тәкъдим итә. Ягъни ата-аналар балаларның берсенә пособие түләү срогы тәмамланганнан соң бер тапкыр гариза тапшыра. Мисал өчен, әгәр аларның берсе декабрьгә кадәр гамәлдә булса, ә икенчесе иртәрәк, октябрьдә төгәлләнсә, гаризаны беренче түләүләр тәмамланганнан соң тапшырырга мөмкин. Бу очракта яңадан рәсмиләштергәннән соң сумма тагын 12 ай дәвамында барлык балалар өчен дә бертөрле булачак.

Читайте на 123ru.net