World News in Tatar

Димитровградта Ринат Илькин татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп чыгарган

Димитровград шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Ринат Илькинның «Гримасы любви» дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Бу турыда Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Әлеге җыентыкка татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән танылган язучылар - Марсель Галиев, Фәнис Яруллин, Туфан Миңнуллин, Фәрит Яхин һәм Фирдәвес Зарифның укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән әсәрләре Ринат Илькин тәрҗемәсендә кертелгән, диелә хәбәрдә.

Укучылар Туфан Миңнуллинның «Иң бәхетле көн», Фәнис Яруллинның «Яши белү», Марсель Галиевнең «Бәхет» һ. б. популяр әсәрләрне рус телендә укый ала.

«Ринат Илькинның 136 битле булып нәшер ителгән китабы татар язучыларын башка милләтләргә тәкъдим итеп, аларны дөньяга танытуга зур адым булып тора», диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net