World News in Tatar

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бер көнлек хезмәт хакын Курск өлкәсе халкына җибәрде

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакын Курск өлкәсенең зыян күргән тыныч халкына ярдәм буларак җибәрде. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Акчалар «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондына юлланган.

Зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүгә кушылырга теләүчеләр өчен счет ачык.

Реквизитлар:

Рубльләрдәге исәп-хисап счеты

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р / с 40703810100020000999 «АК БАРС» БАНК гавами акционерлык җәмгыяте

БИК 049205805

К/с 30101810000000000805

Түләүнең билгеләнүе турындагы юлда «Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм» дип күрсәтергә кирәк.

Моңарчы Татарстан Республикасының Менделеевск районы администрациясе шундый ук ярдәм күрсәтте. Муниципалитет башлыгы Радмир Беляев моның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үрнәге буенча эшләнүен билгеләп үтте.

Читайте на 123ru.net