World News in Tatar

Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы Турхан Дильмач Казахстаннан китә

Төркия Республикасының Казандагы элеккеге Генераль консулы Турхан Дильмач Казахстандагы вазифасыннан китә. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Хуш, Казахстан», – дип язган дипломат видеопосты астында казах һәм төрек телләрендә.

Турхан Дильмач 2014 елдан 2017 елга кадәр Төркиянең Казандагы Генераль консулы булды. Ул Төркия белән Татарстан хезмәттәшлеге кысаларында төрле чаралар оештырды. Татар телен үзләштерде, үзен Казан һәм республика тормышы турында фотокүргәзмәләр авторы буларак күрсәтте.

Казаннан киткәннән соң Турхан Дильмач Анкарада Төркия Тышкы эшләр министрлыгында эшләде. 2020 елда Төркиянең Казахстандагы илчесенең беренче киңәшчесе итеп билгеләнде.

2022 елда Төркиядә «Rusya'nin ruhu. Efsane ile gercek arasinda» («Душа России. Между мифами и реальностью») китабы дөнья күрде.

Яңа вазифага билгеләнүе турында Турхан Дильмач әлегә хәбәр итмәде.

Читайте на 123ru.net