World News in Tatar

Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылында гореф-гадәтләргә багышланган бәйрәм булды

Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск районы Арыслан авылында «Гореф-гадәтләрнең көче – аларның уникальлегендә» дип аталган Авыл көненә багышланган бәйрәм булды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы хәбәрендә әйтелә.

Әлеге вакыйга район халкын гына түгел, туган як традицияләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итүчеләр – өлкәнең төрле почмакларыннан килгән кунакларны да җыйды.

Авыл көне – авылдашларның зур гаиләсе өчен изге һәм күркәм тантана. Бу юлы да Арыслан авылы буыннан-буынга тапшырылып килгән бай мәдәни мирасын күрсәтте. Халык һөнәрчелеге, традицияләр һәм йолалар «Седой йети» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы үткәргән татар мәдәнияте фестивален оештыру өчен нигез булды.

Фестиваль кысаларында декоратив-гамәли сәнгать: татар милли бизәген чигү, тукучылык, кәрзин үрү буенча мавыктыргыч мастер-класслар узды. «Кабырсак», «Аяк көрәше», «Капкалы уен» кебек борынгы татар уеннары белән үрелеп барган концерт программасы барлык кунакларның кәефен күтәрде һәм күңелле атмосфера тудырды.

Бәйрәмдә аш-су традицияләренә аерым игътибар бирелде. Нязепетровск районындагы иң зур чәкчәкне бергәләп әзерләүдә теләгән һәркем катнашты, анда һәрбер кунак күмәк иҗат рухын тойды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net