World News in Tatar

Миңнеханов Чистайда пристань төзелеше барышын бәяләде – эшләр 94 процентка башкарылган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Чистайга эш сәфәре барышында пассажирлар пристанен төзү эшләре барышын бәяләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пассажирлар пристане Гуськов урамында урнашкан, аны 2023 елның февралендә төзи башладылар. Төзелешкә 420 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән («Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» проекты буенча).

Заказчы – «Главинвестстрой РТ», проектлаучы — «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе. Хәзерге вакытта эшләрнең гомуми үтәлеше 94 процентны тәшкил итә. Инде пассажирлар павильоны төзелгән, причал стенасын төзү һәм аның тирәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре азагына якынлаша.

Пассажирлар пристане барлыкка килү Чистайның туристларны җәлеп итүенә уңай тәэсир итәчәк, дип көтелә. Төзелешне быел, 2024 елда тәмамлау планлаштырыла.

Объектны узган юлы июльдә караганда Рөстәм Миңнеханов бинаны навигация сезонында гына түгел, ә аннан соң да (яшүсмерләр клубы буларак) кулланырга тәкъдим итте. Биредә шулай ук балалар өчен зона һәм спорт зонасы булган җәмәгать киңлеге дә җиһазландырылачак.

Татарстан Рәисе төзелеш барышын һәм башкарылган эшләр күләмен уңай бәяләде. Ул пристаньне яңа җәмәгать киңлеге һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен локация белән берләштерү – дөрес карар, дип ассызыклады.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Республика җитәкчесен ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре турында үзенең Telegram-каналында язды. «Бүген эш көне республика районнарында. Чистайда яңа пассажир пристане төзелеше ничек тәмамлануын карадык. Сезон вакытында биредә су юлы белән килүче кунакларны очратырга була, ә сезон булмаганда павильонда балалар һәм яшьләр клубы эшләячәк», - диде ул.

«Яңа елга порты ачылу белән Чистай туристларга тагын да якынаер дип ышанам!» — дип язган Татарстан Рәисе.

Читайте на 123ru.net