World News in Tatar

Җылыту сәбәпле Татарстанда аллерген-үсемлек үсә башлаган һәм саранча барлыкка килгән

Глобаль җылыту сәбәпле Татарстанда инвазион төр — амброзия (полыннолистная амброзия) исемле аллерген үсемлек тарала. Моннан тыш, саранчаның яңа төре очрый. Бу хакта бүген «Чистый Татарстан» программасында КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Кожевникова хәбәр итте.

«Бу үсемлек, ул ямьсез кыяфәтле, ләкин бик көчле аллерген санала. Август-сентябрьдә чәчәк ата. Аның серкәсе бик вак, ул кешеләрдә аллергик реакцияләр барлыкка китерә. Амброзиянең төп ареалы көньяктарак, әмма ул Казанда, Мәскәүдә, хәтта төньяктарак территорияләрдә дә күзәтелә», - дип аңлатты галим.

Моннан тыш, белгеч сүзләренчә, Татарстан территориясендә Итальянский прус дигән төр саранчасы тарала. «Көньяк төбәкләр аннан (саранчадан — Т-и иск.) интеккәнен беләбез», - дип билгеләп үтте спикер.

Кожевникова сүзләренчә, климатның глобаль җылынуы аркасында саранча төньяк регионнарда, шул исәптән Татарстанда тарала. Бу авыл хуҗалыгы культуралары өчен куркыныч тудыра торган корткыч.

Читайте на 123ru.net