World News in Tatar

Азнакай егете студент отряды белән Беларуська тәҗрибә тупларга киткән

Азнакай егете Даниэль Мөгътәсимов Татарстанның студент отрядлары хәрәкәтенә кушылып, Беларусь якларында тәҗрибә туплый. Бу хакта «Азнакай» сайтында Ландыш Габитова яза.

Азнакай гимназиясен тәмамлаган егет Казан дәүләт аграр университетында «Җир өсте транспорт-технологик чаралары» белгечлеген үзләштерә. Җәйге ялын заяга үткәрми – аграр университетның студент отрядларына кушыла Даниэль. Һөнәри тәҗрибә алырга, дөнья күрергә теләгән Азнакай егете Беларусь якларын сайлый.

– Мин Минск трактор заводында эшлим, кабиналарны диодлы маяк белән җиһазландырам. Башта авыр булды, әмма мин тиз өйрәнәм, осталыгым көннән-көн ныгый гына. Россия студент отрядларының сәяхәт итәргә һәм шул ук вакытта акча эшләргә мөмкинлек бирүенә шатланам! Яшәү, ашау өчен түлисе юк – ул да куандыра. «Татарстан» җитештерү отряды белән проект штабы әзерләгән чараларда һәм ярышларда катнашабыз, – ди Даниэль.

Читайте на 123ru.net