World News in Tatar

Спас районы башлыгы иң яхшы гаиләләрне кабул итте

Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов Спас районының иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Гаиләләрне хөрмәтләү Республика көне алдыннан узды. Нык гаилә – дәүләтебезнең, аның социаль иминлегенең, мәдәниятенең, икътисадының нигезе булып тора. Шәһәрнең үзәк кафесында Спас районының быел гаилә юбилейларын билгеләп үтүче үрнәк гаиләләре җыелды. Аларны Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов котлады. Бу хакта «Яңа тормыш» хәбәр итә.

– Бу ел гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа күрә без сезне, һәр авыл җирлегеннән һәм шәһәрдән иң лаеклы юбилярларны җыярга булдык. 65, 60, 50, 40, 30 ел бергә яшәү – бик зур казаныш ул. Сезгә бергәләшеп күп сынаулар аша узарга туры килгән. Тормыш юлында сөенече дә, көенече дә җитәрлек булгандыр. Ә менә бүген безнең алда милләтләрнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау бурычы тора. Мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне гаиләдә генә саклап калып була. Әгәр без гаиләдә дә туган телебездә сөйләшмәсәк, балаларыбыз белән тагын кем үз телендә сөйләшәчәк соң? Һәм бу татар теле турында гына түгел. Күптән түгел мин рус теле булган сүзләренең 30 процентын югалта икән, дип укыдым. Районыбызның гаилә учакларын, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау белән шөгыльләнергә кирәк.

Безнең районнан мобилизация буенча 87 кеше китте. Узган ел үз теләге белән 57 кеше контракт имзалады. Быел да Спас районында 44 кеше контрак төзеде. Улларыгызга патриотик тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, бер-берегезне аңлап яшәвегезне, мәхәббәт телим, – диде Фәргат Мөхәммәтов.

Котлау сүзләреннән соң район башлыгы гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Читайте на 123ru.net