World News in Tatar

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау очрашуы узачак

Бүген, 29 августта, Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау очрашуы узачак.

Программада «Җыен» хореографларыннан һәм музыкантларыннан перформанс, «Капка уены», «Чүпләү», «Бишпар», «Түгарәк уен» фольклор бию уеннары, интерактив һәм массакүләм бию булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шәһәр халкын 18:00 сәгатьтә Камал исемендәге театрдан Мәрҗани урамы ягыннан төшүдә көтәчәк.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан, ТР каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә, шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Җәй дәвамында пәнҗешәмбедә Кабан күле яр буенда бушлай бию мастер-класслары узды.

Читайте на 123ru.net