World News in Tatar

Татарстан ветераннары Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм җыйган

Курск өлкәсендәге вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмады. Татарстан Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы, шәһәр һәм районнардагы җирле активы белән киңәшләшеп, «Ветераннар - Курскка» социаль-гуманитар акциясе игълан итте һәм банкта исәп-хисап счеты ачты. Үз чиратында, җирле Советлар үз активистлары аша өлкән буын вәкилләренә бу акциядә көчләреннән килгәнчә катнашуларын сорап мөрәҗәгать итте.

«Өлкән яшьтәге гражданнар – кешеләрнең аерым категориясе. Алар – күп еллар яшәгән, күп яхшылык күргән, шул ук вакытта үз гомерләрендә күп авырлыклар кичергән кешеләр. Кагыйдә буларак, аларның күпчелеге ярдәмчел кешеләр, хәтта үз мәнфәгатьләренә зыян китереп тә ярдәмгә килергә әзер. Татарстан Ветераннар җәмгыяте нәкъ менә шундый кешеләрне үз сафларына берләштерә. Алар арасында «сугыш чоры балалары» дип аталучы гражданнар да шактый, әмма республикада мондый рәсми статус юк. Алар сугыш, ачлык һәм салкын, бомбага тотуның нәрсә икәнен беләләр», диелә ТР Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәрендә.

Ветераннар советы рәисе Хәбир Газиз улы Әлмәт, Ютазы, Чирмешән, Лениногорск, Азнакай һәм башка муниципаль районнарның пенсионерларының аеруча актив булуын әйтте. Әлмәтнең авыл җирлекләреннән генә дә 2 атна эчендә 1 млн сумга якын акча җыелган. Акча җыю дәвам итә, һәм теләүчеләр бу акциядә шәһәр һәм районнарның җирле ветераннар советлары яки республика Ветераннар (пенсионерлар) советы аша катнаша ала. Телефон: 8(843) 238-16-88.

Читайте на 123ru.net