World News in Tatar

Татарстан халкына Белем көнендә коры һәм җылы һава торышы вәгъдә иттеләр

Якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, яңгырлар булу ихтималы зур түгел. Алдагы көннәр белән чагыштырганда 30-31 августта һәм 1 сентябрьдә төньяк һава агымнары йогынтысы сәбәпле бераз салкынрак була. Иртәгә төнлә һава температурасы +8..+13 градус, ә 31 август һәм 1 сентябрьдә +6..+11 градус булачак, дип көтелә. Тәүлекнең якты вакытында исә +20..+25 градус җылы булыр, дип фаразлана.

2 һәм 3 сентябрьдә шулай ук явым-төшем көтелми. Термометр баганалары төнлә +4..+11, ә көндез +22..+27 градус күрсәтә.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада коры һәм җылы һава торышы булу сәбәпле урманнарда янгын чыгу куркынычы арткан. 31 августтан шторм кисәтүе гамәлдә булачак.

Читайте на 123ru.net