World News in Tatar

Миңнеханов Казанда Үзбәкстанның яңа билгеләнгән Генераль консулы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Нодиржон Касимов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Без дустанә Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез. Монда дәүләтләребез Президентлары Владимир Владимирович Путин һәм Шәүкәт Миромонович Мирзиёевның өлеше зур», - диде Миңнеханов.

2023 елда республикалар арасында товар әйләнеше 370 млн доллар тәшкил иткән, дип билгеләп үтелә.

Ул арада Генераль консул Миңнехановның җылы кабул итүләре һәм хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

«Мин Татарстанның гаҗәеп темплар белән үсүен сиздем инде. Бигрәк тә ИТ-юнәлеш», - диде Касимов.

Читайте на 123ru.net