World News in Tatar

Саратов мөселманнары гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга багышланган чара үткәрде

Усть-Курдюм бистәсендә Саратов мөселманнары өчен гаилә мөнәсәбәтләрен якынайту һәм ныгытуга багышланган чара булды. Биредә табигатьтә пикник уздырылды, чараның инициаторы - Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Саратов Җәмигъ мәчете мәхәлләләре активистлары. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бистә мәчете территориясендә ата-аналар һәм балалар җыелды. Барысы да үзләре белән чәйгә тәм-томнар, җиләк-җимешләр һәм төрле сый алып килде. Пикникка мәртәбәле кунаклар - Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфтие Рәсим хәзрәт Хуҗәмәтов һәм мәчеткә нигез салучы, аксакал Митясим хаҗи Сөләйманов та кушылды.

Чара барышында балалар өчен ислам тематикасына кызыклы квест үткәрелде, өлкәннәр бу вакытта формаль булмаган шартларда аралашты һәм волейбол уйнады.

Катнашучылар учакта әзерләгән яшелчә белән иттән авыз итте.

Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, мөфти һәр дин тотучы кеше тормышында туганлык бәйләнешләренең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Россиядә 2024 ел – Гаилә елы дип игълан ителүен искәртте. Шул ук вакытта ул белдергәнчә, мөселман өчен һәр ел Гаилә елы булып тора. Рәсим хәзрәт шулай ук мондый очрашуларның балалар тәрбияләү өчен әһәмиятле булуын һәм ул гомерлеккә истә калуын өстәде.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән мондый форматтагы чара Саратов мөселманнары өчен беренче мәртәбә уздырылды. Катнашучылар бик канәгать булды, чөнки пикник җылы һәм тату атмосферада узды, киләчәктә дә мондый очрашулар тагын үткәрелер дигән өмет белдерделәр, – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net