Чаллыда хәрбиләрнең гаиләләренә Наил Мәһдиевтән бүләк җыелмалары тапшырдылар
Үзәк район хәрби хезмәткәрләренең гаиләләренә Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Татарстан Республикасы көненә бүләк җыелмалары тапшырдылар.
Хәрбиләрнең гаиләләрен котлауларга Үзәк район хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов, депутатлар һәм шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре кушылды.
Наил Мәһдиевтән 570 бүләк җыелмасы, шулай ук сабыйлар туган гаиләләргә 6 комплект тапшырылды.
«Татар-информ»га үзәк район хакимиятендә сөйләүләренчә, бүләк җыелмаларында азык-төлек продуктлары, балалар комплектларында сабыйлар өчен кирәкле бөтен нәрсә бар.
«Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре җитәкчелеге киләчәктә дә хәрбиләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк», — дип билгеләп үтте Эдуард Фәттахов.
- 1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 млн сумга кадәр акча бирелә. Түләүләр күләме арту РФ Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү (элек 195 мең иде) турындагы яңа карары белән бәйле, бу күрсәтелгән чорда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләргә кагыла.
- Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
- Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
- Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Фотолар: Үзәк район хакимиятеннән