World News in Tatar

Татарстан хәрбие махсус операциядә өч тапкыр медаль белән бүләкләнгән

Арча районы Яңа Кенәр авылыннан Рәмис Иванов махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен өч тапкыр медаль белән бүләкләнгән. Августта ул кыска вакытлы ялда кече ватанында ял итә. Ул оптимист, ләкин аз сүзле. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Озакламый юлга чыгам. Ялның нибары бер-ике көне калды. Аннары кабат махсус хәрби операция зонасына юл тотам. Алгы сызыкка. Бәлки, бу мәкалә чыкканда, мин анда булырмын», - диде ул китәр алдыннан.

Хәлимә ханымга яраткан оныгын кабат озату авыр булачак. Рәмис 1998 елда туган. Яңа Кенәр урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Техник-механик һөнәрен үзләштерә. Төзелештә эшли, «шабашка»га йөри. Ул гаиләдә төп акча эшләүче.

«Әти белән әни аерылышкан. Мин әтине белмим. Әнинең дә башка гаиләсе бар. Ул Сарман районының Җәлил бистәсендә яши. Минем сеңлем бар. Мәктәптә укый. Ә мин әбинең улы. Яңа Кенәрдә әнинең әнисе белән үстем», — дип сөйләде үзе турында Рәмис Иванов.

2022 елда ул беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына китә. «Мин ир-ат, Туган илне сакларга тиеш. Борчылма, мин исән-сау әйләнеп кайтырмын», - дип юатты ул әбисен. Хәрбинең үзенең дә күзләре яшьләнде. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. Ир кеше кыю булырга тиеш. Аны әбисе шулай тәрбияләгән.

«Мин артиллерия дивизионында орудие командиры булып хезмәт итәм. Һәрвакыт алгы сызыкта. Отпуск бетә, һәм мин яңадан алгы сызыкка китәм. Без анда барыбыз да диярлек Арча һәм Әтнә районнарыннан», - дип дәвам итте хәрби.

Хәрби гуманитар ярдәм турында да сөйләде. Ул тулысынча хәрбиләргә килеп җитә. «Әйе, гуманитар йөкләрне Арчадан да, Яңа Кенәрдән дә китерәләр, Волонтерларга, җитәкчеләргә, ярдәм күрсәтүчеләргә, район халкына, аерым Яңа Кенәр халкына рәхмәтемне белдерәм», - диде ул.

  • 1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 млн сумга кадәр акча бирелә. Түләүләр күләменең артуы РФ Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү (элек 195 мең иде) турындагы яңа карары белән бәйле, бу күрсәтелгән чорда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләргә кагыла.
  • Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
  • Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Читайте на 123ru.net