World News in Tatar

«Казан» гаилә үзәге янында Республика көне уңаеннан бәйрәм концерты башланды

Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәмнең иң көтелгән өлеше – зур концерт башланды.

Концертта татар һәм рус эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясый.

Кунаклар өчен БРИКС джаз халыкара оркестры, Казан шәһәр филармониясе артистлары, «Станция МИР» фестивалендә катнашучылар, җырчы Фәүзия һәм Казан башкаручысы «Дышать» чыгыш ясаячак.

Шулай ук казанлылар һәм Татарстан Республикасы кунаклары өчен Россия җырчысы Дима Биланның чыгышы да көтелә. «Братья Грим» төркеме дә шулай ук кичәнең хедлайнеры булачак.

Читайте на 123ru.net