World News in Tatar

Бәһрәйн Корольлеге шәехе Татарстан халкына бәхет һәм уңышлар теләде

Бәһрәйн Корольлеге шәехе Хамад бен Иса Әл Хәлифә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән котлады. Аның котлавын Корольлекнең Россиядәге илчелеге тапшырды.

«Корольлекнең Россия Федерациясендәге илчелеге сезгә үзенең тирән хөрмәтен һәм шәех Хамад бен Иса Әл Хәлифәдән Татарстан Республикасы көне уңаеннан иң ихлас котлауларын җиткерергә рөхсәт итегез», - диелә хәбәрдә.

Шәех шулай ук Рөстәм Миңнехановка сәламәтлек, Татарстан халкына бәхет һәм уңышлар теләде, дип өстәделәр илчелектә.

Читайте на 123ru.net