World News in Tatar

Казан федераль университетының төп бинасы каршында яңартылган «таба» ачылды

Шәһәр һәм Республика көнендә Казан федераль университетының төп бинасы каршындагы яңартылган «таба» ачылды. Бу хакта югары уку йортының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Хуҗалык эшчәнлеге буенча проректор Алмаз Мингулов сүзләренчә, 18 көн дәвамында мәйданчыкта брусчатка һәм нигез демонтажланган, яңа нигез монтажланган, баскычлар тигезләнгән. Аннары эшчеләр яңа гранит брусчатка салган.

«Таба» — студентларның, шәһәр халкының һәм Татарстан башкаласы кунакларының яраткан ял итү һәм аралашу урыны.

Читайте на 123ru.net