World News in Tatar

Игорь Комаров: Татарстан Россиянең терәк төбәге булды һәм булып кала

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан халкын Республика көне, ә Казан халкын шәһәр көне белән котлады.

«Бу бәйрәмнәр һәрвакыт бергә уза һәм республиканың бар халкын берләштерә, бик күп кунаклар җыя, күп хис-кичерешләр бирә һәм озакка истә кала», — дип билгеләп үтте Тулы вәкаләтле вәкил.

Комаров Татарстан Россиянең терәк төбәге, илкүләм икътисадның локомотивы һәм Россия җәмгыятенең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләренең таянычы булуына игътибар итте.

«Татарстан җитәкчелегенең актив позициясе нәтиҗәсендә бүген республика төзелеш, сәнәгать, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә күп проектларны гамәлгә ашыра, алар Идел буе федераль округы һәм илебез үсешенә уңай йогынты ясый», — дип белдерде түрә.

«Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре, шулай ук Россия Федерациясенең яңа территорияләре төбәктән сизелерлек ярдәм ала», — дип билгеләп үтте Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Комаров сүзләренчә, Казан Россиянең дистәләгән мең кешеләрендә зур бәйрәмнәр, халыкара форумнар һәм территория үсешендә заманча алымнар белән ассоциацияләнә, ә бу көннәрдә Татарстан башкаласы аеруча матур һәм кунакчыл.

«Республика, Казан шәһәре җитәкчелегенә һәм барлык халыкка уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим!» - дип йомгаклады Игорь Комаров.

Читайте на 123ru.net