World News in Tatar

Татарстан Рәисе «Ике Кремль» мотофестивале кысаларында мотоузышта катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» халыкара мотофестивале кысаларында оештырылган «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланды. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мотоциклчылар 1 нче Май мәйданында колоннага тезелделәр. Аларга Рөстәм Миңнеханов кушылгач, байкерлар колоннасы «Казан» гаилә үзәгенә юнәлде.

Фестивальдә бөтен илдән 1000гә якын мотоциклчы, шулай ук дустанә илләрдән - Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Кипр, Казахстан һәм башка илләрдән байкерлар катнашты.

Читайте на 123ru.net