World News in Tatar

Сербиянең Россиядәге вәкиле Душко Перович киләчәктә дә Татарстанга уңышлы үсеш теләде

Сербия Республикасының (Босния һәм Герцеговина составындагы энтитет) Россиядәге вәкиллеге башлыгы Душко Перович ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән котлады.

«Сербия Республикасының Мәскәүдәге вәкиллеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне һәм Татарстан халкын Республика көне белән котларга рөхсәт итегез!» - диде дипломат.

«Татарстанга киләчәктә дә уңышлы үсеш һәм чәчәк ату, тотрыклылык, тынычлык һәм һәр йортка иминлек телим», - дип белдерде ул.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бергә эшләү өчен сезгә тирән ихтирам белән рәхмәт белдерәм һәм алга таба да уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәм!» - дип өстәде Перович.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев та Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән котлаган иде.

Читайте на 123ru.net