World News in Tatar

Апас яшьләре Казанда күмәк туйда никахларын теркәде

Апастан Айгөл һәм Ранис Гәйфетдиновлар Казанда күмәк туйда никахларын теркәде. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Чара Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылды. Казанның «Казан» гаилә үзәге янәшәсендә мәйданда Татарстан Республикасының 45 яшь гаиләсе никахларын теркәп, кызыл туйларын билгеләп уздылар.

Биредә Ранис һәм Айгөл Гайфетдиновлар да катнашып, тантаналы шартларда гаилә юлына аяк басып, туй көннәрен бәйрәм итте. Яшь гаиләләргә республика җитәкчелеге тарафыннан изге теләкләр юлланды.

Читайте на 123ru.net