World News in Tatar

Әлмәттә сәүдә-икътисад техникумы тулай торагында ремонт төгәлләнгән

Әлмәттә эшчеләр сәүдә-икътисад техникумы тулай торагында капиталь ремонтны төгәллиләр. Бинаны Татарстан җитәкчелеге һәм «Татнефть» компаниясе финанс ярдәме белән тәртипкә китерделәр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, блоклар ике бүлмәле. Душ бүлмәсе һәм бәдрәф бар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән студентлар өчен махсус адаптив бүлмәләр каралган. Тулай торакның һәр катында заманча аш-су бүлмәләре җиһазландырылган. Моннан тыш, кер юу бүлмәсе дә бар.

«Уку һәм яшәү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелде. Беренче катта продуктив дәресләр өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган махсус класс урнашкан. Тулай торак территориясендә актив ял итү өчен спорт мәйданчыгы булдырылды», - диде район башлыгы.

Шулай ук бинаның фасадын яңарттылар. Хәзер тирә-яктагы территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Ремонтланган тулай торакка 2 сентябрьдә 128 студент күчәчәк.

Фото: t.me/nagumanovtd

Читайте на 123ru.net