World News in Tatar

Татарстанда агач эшләнмәләр һәм кием җитештерү дүрттән бер өлешкә диярлек кимегән

2024 елның июлендә Татарстанда агач һәм бөкедән эшләнмәләр җитештерү, агач эшкәртү буенча күрсәткечләр 24,3 процентка, ә кием җитештерү буенча күрсәткечләр 22,9 процентка кимегән. Узган елның шул ук аена булган мәгълүматлар белән чагыштыруны Татарстанстат үткәргән.

Күрсәткечләр кимү шулай ук текстиль (-16,2 процент), җиһаз (-13 процент), дарулар һәм медицина чаралары (-7,6 процент) һәм башкаларны җитештерүдә күзәтелә.

Күп кенә өлкәләрдә исә, киресенчә, 2023 елның июле белән чагыштырганда үсеш теркәлгән. Әйтик, металлургия продукциясе җитештерү күләме 18,6 процентка, химик матдәләр һәм химик продуктлар җитештерү буенча күрсәткечләр 12,3 процентка арткан. Азык-төлек продуктлары җитештерү буенча 8,8 процентка үсеш теркәлгән, ә автотранспорт чаралары, прицеплар һәм ярымприцеплар җитештерү буенча – 8,4 процентка. Шулай ук башка металл булмаган минераль продукция җитештерү күләме 5,6 процентка арткан.

Эчемлекләр җитештерүдә 5,5 процентка, машина һәм җайланмалар ремонтлауда 5,1 процентка үсеш күзәтелгән. Резина һәм пластмассадан эшләнмәләр, күн һәм аннан эшләнмәләр, электр җиһазлары, компьютерлар, электрон һәм оптик эшләнмәләр, кәгазь һәм кәгазьдән эшләнмәләр җитештерү күләме 5 проценттан азракка үзгәргән.

Читайте на 123ru.net