World News in Tatar

Әгерҗе «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» бәйгесендә җинү яулады

Калугада «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумы узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Анда район башлыгы Ленар Нургаянов та катнашты. Форум кысаларында «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» бәйгесенең иң яхшы проектлары җиңүчеләре игълан ителде. Алар арасында Әгерҗе районы да бар.

Шәһәрдәге Вокзальная һәм Ометов урамнарын төзекләндерүгә 70 миллион сумнан артык акча бүленәчәк.

Читайте на 123ru.net