World News in Tatar

Кукмара районы Әсән-Елга авылында ремонттан соң балалар бакчасы файдалануга тапшырылды

Кукмара районы Әсән-Елга авылында яңа төзелгән ФАП, капиталь ремонттан соң балалар бакчасы файдалануга тапшырылды һәм төзекләндерү эшләре алып барылган мәдәният йорты кунакларны кабул итте. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, төзелеш оешмасы җитәкчеләре һәм башкалар килгән иде.

«Бүген бик шатлыклы мизгелләр кичерәм, күңелем тулы, бу көнне зарыгып көттем, чөнки җирлегебез өчен зур эшләр башкарылды. Балалар бакчасы, мәдәният йортлары бер дә буш тормасын, ә фельдшер-акушерлык пунктына авылдашлар профилактик чаралар узарга гына йөрсен иде. Авылыбыз төзек, матур, халкы бик булган, бердәм, тырыш. Тик әле алга таба да башкарасы эшләребез бар. Мәчеткә реставрация ясарга кирәк, су буйларын чистартып матурлык булдырасыбыз бар, Пычак мәктәбе дә ремонт сорый. Барыбыз да сәламәт булып, шушы теләкэшләрне дә башкарырга язсын», — диде Илнар Хафизов.

Фото: © Ризилә Корбанова/«Кукмор-информ»

Читайте на 123ru.net